Яхшы тыл яуда җиңүгә көч бирә
Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән район җитәкчелеге, волонтерлар очрашуы шәһәребездә күркәм традициягә әйләнде. Чираттагы шундый күрешү балалар иҗат йортында оештырылды. Анда бүгенге көндә туган төбәгендә ял итүче дүрт хәрби килгән иде.
Хәрби егетләр кырыс шартларда хезмәт чорыннан соң аз гына булса да туган як җылысын тоеп, якташлар белән аралашуның кадерле мизгелләр булуын әйтәләр. Очрашуны «Мирас» вокаль-хореография ансамбле патриотик җыр белән ачып җибәрде. Егетләр балаларның матур чыгышын күңел биреп тыңладылар. Ә хәл-әһвәл белешү, район тормышы белән танышу исә егетләрне мәгълүматлы итте.
«Бүгенге көндә безнең районнан 500дән артык ир-егет махсус хәрби операция зонасына китте. Сез безнең чын мәгънәсендә горурлыгыбыз, чөнки сезнең гамәлләрдән безнең ил тормышының бөтенлеге тора. Сез анда ныклы фронт сызыгын тотсын өчен без сезнең гаиләләрегезнең социаль тормышын кайгыртабыз. Өлкән буын кешеләре, тормыш иптәшләрегезнең гозерләре игътибар үзәгендә, балаларыгызның яхшы белем һәм тәрбия алуы өчен бөтен шартлар тудыру күз уңында. Безнең волонтерлар фронт өчен кирәкле бөтен әйберне әзерләргә атлыгып торалар. Исән булып, җиңү белән тизрәк кайтуыгызны телибез», — диде аларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы вазифасын башкаручы Петр Уразайкин.
Хәрбиләрнең иминлеге өчен үрелә торган маскировка челтәрләре инде бүгенге көндә районда 23 ноктада башкарыла. Бу эшнең башында торучы Елена Хисаметдинова белдерүенчә, якын көннәрдә тагын Бигеш һәм Пәнәче авыл җирлекләре территориясендә челтәр үрү нокталары барлыкка киләчәк. 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Марат Кыямов исә, бу көннәрдә тагын зур йөк машинасы белән гуманитар ярдәм җибәрү өчен әзерлек чаралары баруын әйтте. Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев хәрбиләргә өлкән буын ветераннардан сәлам җиткерде.
«Безнең эшне дәвам итүче батыр солдатлар җиңелмәс. Чөнки рус солдаты ул Ватан-Ананы саклый, ә изге эшкә алынганнар һәрчак Җиңүгә ирешә. Без хәрби егетләрне шундый сыйфатта көтәбез, диләр ветераннар», — диде ул.
Ә хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов ялга кайткан хәрбиләрдән мәктәпләргә очрашуларга килеп яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итәргә сорады.
«Хәзер безнең илебезгә чын патриотлар кирәк. Сез – балаларыбыз алдында чын геройлар, алар сезне күреп, белеп, аралашып үссәләр, безнең илнең көче тагын да ныгыячак, дигән сүз бу», — дип ассызыклады ул.
Район тормышы, төрле мөһим программаларның үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев сөйләде.
Хәрби егетләр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды, тылның ныклы булуы өчен алар моңа өлеш кертүче һәр зәйлегә рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев