Ялга кайткан Зәй хәрбиләре: “Тыл ныклы булганга без дә көчле”
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтан хәрбиләр белән очрашты. Очрашу “Дулкын” бассейнында узды.
Очрашуда хәрбиләр белән үз авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Разиф Кәримович хәрбиләрне яңа бассейн, аның эшчәнлеге белән таныштырды. Хәрбиләр бассейнны кызыксынып карады. Аннан соң сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Галиевич катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
Ялга кайткан хәрбиләр арасында бер предприятиедә эшләп, бер көнне мобизилацияләнгән, бер ротада хезмәт итүче егетләр дә бар иде. Аларның берсе – Ал. Бистәсе авылы, икенчесе - Зәй егете. Алар безнең белән туган яктагы булган хис-кичерешләре белән бүлеште.
-Безнең ротада Зәйдән 11 кеше хезмәт итә. Бер-беребезгә терәк булып хезмәт итәбез, безнең арада хәрби дуслык ныклы. Ялларны гаиләбез белән уздырабыз. Санаулы көннәр тиз узачак. Безгә ныклы тыл булган якташларыбызга - район җитәкчелеге, зәйлеләргә, “Зәй җылысы” хәйрия фонды, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, ашлар әзерләүчеләргә, безгә ярдәм иткән һәр кешегә олы рәхмәт. Гуманитар ярдәм безгә килеп тора. Балалар хатлары аеруча сөендерә. Тыл ныклы булганга без дә көчле, - ди хәрбиләр.
Әхмәт авылыннна “Веня” позывноен йөртүче егет махсус хәрби операциядә контаркт буенча катнаша. Егет “Хәрби батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән.
-Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булмадым. Ә менә шундый вакытта читтә кала алмадым. Узган елның августында контракт төзеп, ил сагына бастым. Ялга беренче мәртәбә кайтуым. Ялны гаиләм белән уздырам, - ди “Веня”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев