Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялга кайткан Зәй хәрбиләре: “Безнең тыл ышанычлы, көчле”

Район башлыгы Разиф Кәримовның ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашуы бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды.

Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, мәгариф  идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева, “Зәй җылысы” хәйрия фонды вәкилләре Марат Кыямов, Наталья Зиннурова, “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова, “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаков катнашты.

Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште.

Чара патриотик җырдан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.

Разиф Галиевич очрашуда катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.

-Сезнең белән күрешү безнең өчен һәрчак кыйммәт. Сез  Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез, тылдагыларны да берләштереп, безгә үрнәк күрсәтәсез.  Һәркемнең үз фронты. Бездә хәрбиләргә ярдәм итү эшен башлап йөрүче уникаль кешеләр барлыкка килде. Сезгә түземлек, зур җиңү телибез. Без сезнең белән горурланабыз! Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары сезнең җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтә, - диде чыгышында Разиф Галиевич.

-Хәрби комиссариатның шәхси составы исеменнән сезгә бик зур рәхмәтемне белдерәм. Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар. Сезнең батырлыгыгыз яшьләребез, балалар өчен ныклык, көчле рух һәм ватанпәрвәрлек үрнәге  булып тора. Хәзер язгы чакырылыш бара. Егетләребез соңгы елларда сезнең үрнәктә теләп армиягә китә. Үзегезне саклагыз! Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!  - диде Айрат Әгъләмҗанов.

Районда «Ватанны саклаучылар» фонды эшли. Фонд җитәкчесе Сергей Хватков эшчәнлекләре белән таныштырды.

- Безнең бурыч – махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә  төрле яклап ярдәм итү һәм аларның барлык проблемаларын хәл итүдә булышу. Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре, хәрби комиссариат, предприятие-оешмалар, район хакимияте белән актив хезмәттәшлек итәбез. Барлык хезмәтләр дә безгә ярдәм күрсәтә. Сезне исән-имин күрүемә шатмын, - дип мөрәҗәгать итте егетләргә ул.

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга, госпитальләргә ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Хәзер алдагы гуманитар ярдәм Җиңү көненә җыела. Бу уңайдан егетләргә кирәкле әйберләр булганда, сорауларыгыз туганда волонтерлар белән элемтәгә керегез, дип белдерелде.

-Безнең Зәй хәрбиләре ныклыгы, көчле рухлы булулары белән аерылып тора. Районда хәрбиләргә ярдәм итү буенча эш тиешле югарылыкта куелган. Бездә һәр кеше бу эшкә тартылган, дисәң дә, ялгыш булмас. Без атна саен волонтерлар белән очрашып, сездән кергән заявкалар буенча эш алып барабыз, - диде Петр Уразайкин.

“Зәй җылысы” хәйрия фонды вәкиле Марат Кыямов район башлыгына махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәме һәм тыгыз хезмәттәшлеге, гуманитар ярдәмне шәхсән үзе якташларыбызга озата барганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.

- Сез җиңү белән әйләнеп кайтып, башкаларга Ватанны ничек итеп саклавыгызны үрнәк итеп күрсәтергә тиеш, - диде Алексей Алексеев.

Очрашуга килгән хәрбиләр дә сүз алып, тылдагыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

- Муниципаль район җитәкчелегенә, “Зәй җылысы” хәйрия фондына, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, Изге Макарий чиркәвенә,  гомумән, безгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Сезнең челтәрләр безне дошман күзеннән саклый. Безнең тыл ышанычлы һәм көчле, - диде “Заинск” позывноен йөртүче хәрби.

Очрашуга бер хәрби тормыш иптәше һәм ике улы белән килгән иде. Аның улы торып басып,  Ватаныбызны саклаучыларның исән-имин-кайтуларын телибез, без әтиебез белән горурланабыз, дип бер зур горурлык белән белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев