Ялга кайткан Зәй хәрбие: «Махсус хәрби операциядә үз теләгем белән катнашуыма бер дә үкенмим»
Бер-бер артлы контрактчылар, мобилизацияләнгән Зәй егетләре махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга туган якларына кайталар.
Райондашларыбыз Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып торалар.
Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән якташыбыз, Байрак авылы егете бу көннәрдә ялга кайтты. «Камаз» позывноен йөртүче әлеге хәрби — күп еллар «Зәй офыклары» газетасының тугры укучысы. Ул узган елның августында контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Яше инде 59да булуга карамастан, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый.
-Контракт буенча хезмәтне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Ник кирәк инде ул сиңа, дип үгетләүчеләр булса да, үземдә җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хисе тоеп, карарымнан кайтмадым. Әгәр дә без булмасак, кем... Һәм моңа бер дә үкенмим, — ди «Камаз».
Ул хезмәт итә торган частьтә Татарстаннан, шулай ук Зәйдән дә хезмәт итүче егетләр бар. «Төрле яклардан килгән хәрбиләр белән дуслашып беттек, бер гаилә булып яшибез», — ди ул. Хезмәттәшләреннән автограф куйдырган Зәй флагын ул туган мәктәбенә бүләк итәргә уйлый.
Хәрби артыннан артиллерия дивизиясе хәрби часте җитәкчелеге район башлыгы Разиф Кәримов исеменә Рәхмәт юллаган. Анда мондый юллар бар: «Хөрмәтле Разиф Галиевич! Хәрби часть командованиесе Сезгә якташыгыз ГДР (инициалларын гына бирәбез куркынычсызлык максатында) өчен рәхмәт белдерә. Сезнең якташыгыз — намуслы, дисциплиналы хәрби, үзенә ышанып тапшырылган кораллардан оста куллана, подразделениенең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Үрнәк һәм фидакарь хезмәте белән иптәшләренең хөрмәтен һәм абруен яулады. Махсус хәрби операциядә катнашуның беренче көннәреннән үк ул үзен ышанычлы хәрби итеп күрсәтә, үз Ватанын намус белән саклый. Әлеге хәрбинең хәзер безнең белән бер сафта хезмәт иткәне һәм үзенең хәрби хезмәте белән уртак җиңүне якынайтканы өчен Сезгә рәхмәт белдерәм».
Ялында «Камаз» ның эшлисе-башкарасы эшләре бик күп. Әнисе, балалары, якыннары янында булу, гуманитар ярдәм җыючы якташлар белән очрашып игелекле эш башкаручыларга рәхмәт сүзләре җиткерү, үзе хезмәт куйган ГРЭС коллективы, район җитәкчелеге белән очрашуларда катнашу, туган нигезен төзекләндерү...
Ә ялга кайткан беренче көнне үк иртәнге сәгать 8 тулганчы ул безнең «Зәй офыклары» газетасы хезмәткәрләре янында булды (иртәнге сәгать 3тә генә кайтса да). Аннан үзенең укытучысы, Кәрәкәснең хөрмәтле кешесе Фаиз Гомәровны соңгы юлга озатырга кайтып китте.
Берничә көннән «Камаз» янәдән хезмәт урынына китәчәк. Без Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребезнең туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев