Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якташыбыз юбилеенда Зәй делегациясе катнаша

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында якташыбыз, татар әдәбияты галиме Хатыйп Йосыф улы Миннегуловның 85 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара үтә.

Анда республика җитәкчелеге вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, галимнең хезмәттәшләре, фән эшлеклеләре, якыннары, шәкертләре җыелды.
Хатыйп Миннегуловның туган төбәге Зәйдән анда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина җитәкчелегендәге делегация катнашты.
"Без зәйлеләр мөхтәрәм шәхесебез- Хатыйп абыебыз белән горурланып яшибез, аның безнең арада сау-сәламәт, иҗат чишмәсен һаман да саектырмый яшәвен телибез", - дип ассызыклап район башлыгы Разиф Кәримов  котлавын җиткерде Сәрия Миңнегалиевна.

Юбилей кичәсе матур теләкләр, җыр-бию белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев