Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гүзәл Удачина эш визиты белән Зәйдә булды

Бүген Зәй районына эш визиты белән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина килде.

Эш визиты кысаларында “Энергетик” Мәдәният сараенда Гүзәл Удачина район башлыгы Разиф Кәримов, “Ватанны саклаучылар” фондының район социаль координаторы Сергей Хватков, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашында эшлекле очрашу уздырды.

- Бүген районыбызның иң яхшы уллары илебез иминлеге сагында тора. Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш җайга салынган. Федераль һәм республика ярдәм чараларыннан тыш, муниципаль дәрәҗәдә дә ярдәм чаралары каралган. Хәрбиләрдән һәм аларның гаиләләреннән кергән сораулар оператив төстә хәл ителә. Беркем дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Без бергә булганда гына теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз, - диде чыгышында Разиф Кәримов.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина махсус хәрби операциядә катнашучы зәйлеләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче социаль ярдәм чаралары белән таныштырды.

-Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә 13 бала туды, аларга районнан 100 мең сумлык сертификатлар бирелде. Ике хатын-кыз йөклелек буенча хатын-кызлар консультациясендә исәптә тора. Хәрбиләрнең балаларына муниципаль лагерьда ял итү мөмкинлеге каралган. Дәваханәләргә, госпитальләргә медицина ярдәме алырга барырга кирәк булганда, транспорт бирелә, - диде Светлана Юрьевна.

 

Сергей Хватков фонд эшчәнлеге турында сөйләде.

-Безгә күбрәк махсус хәрби операциядә катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу, дәүләт түләүләре буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре, хәрби комиссариат, предприятие-оешмалар, район хакимияте белән актив хезмәттәшлек итәбез, - диде Сергей Александрович.

Координаторларның төп бурычы - район хакимияте һәм барлык социаль хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлекне дөрес төзү, шулай рәвешле махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булганнарның гаиләләрендә булган кыенлыкларны хәл итүне тизләтү мөмкинлеге булдыру. Хезмәттәшлек темасы дәүләт структуралары вәкилләре белән эшлекле сөйләшүдә төп тема булды. Фонд барлык тиешле ярдәмне алырга ярдәм итә, шул исәптән медицина һәм социаль реабилитация, дарулар, психологик ярдәм, техник реабилитация чаралары һәм санатор-курорт дәвалавы, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннарын укытуда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелә.

Гүзәл Удачина «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы эшчәнлеге белән танышу максатында, Зәй шәһәренең фондка бирелгән бинасында булды. Биредә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте ул.

-“Ватанны саклаучылар” фондының эшчәнлеген башлавына тугыз ай. Безнең бурыч – махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм итү һәм аларның проблемаларын хәл итүдә булышу. Бүгенге көндә Зәйгә визитыбызның максаты – районда әлеге эшнең оештырылышы белән танышу. Зәй районы безнең өчен мөһим, чөнки бүген сездән күп ир-егетләр илебез иминлеген саклый. Зәйдә бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Без бүген бу хакта сөйләштек. Үзара тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бу эшне тагын да яхшырта, киңәйтә алачакбыз. Барысы да махсус хәрби операциядә катнашучылар, кызганыч, һәлак булганнарның гаиләләренең тормышын яхшырту өчен, - диде чыгышында Гүзәл Любисовна.

Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында фонд филиалы җитәкчесе район үзәк дәваханәсендә махсус хәрби операциядә катнашып, бүгенге көндә терапия бүлегендә дәваланучы хәрби янында да булды. Ул хәрбидән сәламәтлеге, кайда хезмәт итүе, дәвалану өчен нинди шартлар тудырылуы белән кызыксынды. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен үзәк дәваханәдә аерым палата булдырылган, егет үзен бик яхшы караулары турында сөйләде.

Аннан кунаклар поликлиникада психолог Гелена Цымбал кабинетында булдылар.

Гелена Цымбал махсус хәрби операциядәгеләргә, кризис хәлендә булучыларга психологик ярдәм күрсәтә.

-Мин хәрби психологлар белән хезмәттәшлек итәм. Күбрәк эшне социаль челтәрләр аша алып барам. Без шулай ук "Ватанны саклаучылар” фонды белән дә эшлибез. Шәһәрдә психологик-педагогик үзәк ачылганда, бу эшне колачлырак алып барырга, адреслы ярдәм итәргә мөмкинлек туачак. Махсус хәрби операциядәгеләрне тернәкләндерү өчен тормыш иптәшләре белән дә эш оештырылган. Уллары һәлак булган әниләргә дә психологик ярдәм күрсәтәбез, - ди Гелена Викторовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев