Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гриппка каршы вакцина ясатыр вакыт

Һава торышының кинәт салкынайтып җибәрүе сәбәпле, районда грипп, орви белән авыручылар санының артуы күзәтелә.

Иң яхшы саклану чарасы итеп табиблар вакцина ясатырга киңәш итә. 

Тамара Медведева да эпидемиологик хәлнең катлаулана баруын исәпкә алып гриппка каршы вакцина ясатырга булган. 

— Гриппка каршы прививка ел саен ясатырга тырышам. Сәламәтлекне кайгырту бик мөһим, бигрәк тә минем кебек өлкән яшьтәгеләр. Моңа кадәр талпанга каршы ревакцинация үттем, бүген гриппка каршы вакцина ясаттым,- ди шәһәрдәшебез Тамара Медведева. 

Районда барлыгы 12250 кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Бу планлаштырылганның 38,8 проценты дигән сүз. Беренче чиратта балаларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булганнарга ясату мөһим. Үзәк дәваханәгә 15 меңгә якын доза вакцина кайтарылган, шуның 5100 е балалар өчен, 9390 ы өлкәннәргә каралган. Зәй халкына быел «Флю-М», «Совигрипп», «Ультрикс Квадри» вакциналары ясала. Табиблар прививканың нәкъ менә хәзер ясарга кирәклеген әйтә. 

— Ник дигәндә, елның-елында ноябрь аенда грипп белән авыручылар саны арта. Вируска каршы иммунитет пәйда булсын өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Димәк, гриппка каршы прививканы сентябрь-октябрь айларында ясатсаң яхшырак. Декабрь-февраль айларында вирус йоктыручылар артачак. Бүгенге көндә грипп, җиңел формадагы ковид белән авыручылар күзәтелә,- ди район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин. 

Грипп йоктырган кеше үзендә иң элек хәлсезлек тоя, башы авырта, бөтен гәүдәсе, буыннары сызлый, күз дә кисеп-кисеп авыртырга тотына. Алга таба кисәк кенә тән температурасы күтәрелә, баштарак коры булган ютәл юешкә әверелә. Әлеге билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйдә үзлектән дәвалану яман нәтиҗәгә генә китерергә мөмкин дип кисәтәләр. 

Гриппның киң таралу чорында профилактик чараларны куллану да уңай нәтиҗәләр бирәчәк, ди табиблар. Кеше күп йөри торган урыннарга бармаска, барган очракта битлек кияргә, шәхси гигиенаны үтәргә, витаминнарга бай ризыклар кулланырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев