Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ГРЭСта хезмәтне саклау тикшерелде

14-15 ноябрьдә ТР Электропрофсоюз рәисе урынбасары, хезмәтне саклау буенча баш техник инспектор Дамир Кузяев Зәй ГРЭСында булды.

Ул станция хезмәткәрләренең хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау торышына планлы тикшерү үткәрде.

«Анда структур бүлекчәләрдә куркынычсызлык һәм җитештерү санитариясе таләпләрен үтәү, эш урыннарында көнкүреш шартлары, индивидуаль саклау чараларын исәпкә алу һәм кулланылышка бирүне оештыру тәртибе, җитештерү культурасы күзәтелде. Тикшерү станциянең хезмәтне саклау бүлеге белгечләре белән бергә алып барылды», — дип хәбәр ителә ГРЭСның ТГ каналында.

Тикшерү барышында Дамир Кузяев шулай ук станциянең хезмәт коллективы белән очрашты. Баш техник инспектор профсоюзларның хезмәтне саклау өлкәсендәге максатлары һәм бурычлары, Татарстан Республикасы электр энергетикасында соңгы 14 елда булган бәхетсезлек очраклары статистикасы, аларның төп сәбәпләре турында җентекләп сөйләде.

Очрашуда чыгыш ясаган ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров үз чиратында хезмәткәрләрне куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, кисәтүләргә аерым игътибар бирергә, җитештерү һәм хезмәт дисциплинасын төгәл үтәргә өндәде. ️

Дамир Кузяев шулай ук «Энергия көче» онлайн-ярышларында актив катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле медальләр тапшырды. ️

Ә тикшерү йомгаклары буенча Дамир Кузяев, ГРЭСта хезмәтне саклау таләпләрен тәэмин итү буенча эшләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

фотолар ГРЭСтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев