Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөрли Сабантуйлары

Бүген Зәебездә - район Сабантуе. Ул иртәнге сәгать 9 да ипподромда ат чабышлары белән башланып, аннан соң Ринат Фәридев исемендәге ял паркында төрле бәйрәм чаралыры белән дәвам итә. Быел районда әлеге милли бәйрәмебез илленче тапкыр үткәрелүе белән үзенчәлекле, бәйрәмгә килми калмагыз!

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди. Сабан туен язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр, шулай да бу бәйрәм тирәнрәк мәгънәгә ия. Аның халыкчан табигате рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Ул һәр милләт вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелде. Район Сабантуеның афишасын игътибарыгызга тагын бер кат тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев