Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елена Хисаметдинова: “Маскировка челтәрләре хәрбиләрнең гомерен саклап кала”

Ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеге сагында торганда, хатын-кызларыбыз аларның тормышларын уңайлырак һәм куркынычсызрак итәр өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр: саклагыч маскировка челтәрләре үрәләр, тиз пешә торган коры ризыклар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбаш-бияләйләр бәйлиләр.

Зәйдә 10 ай элек волонтер Елена Хисаметдинова маскировка челтәрләре үрү эшен башлап җибәрде һәм ул район-шәһәрдә күп кенә хатын-кызларны берләштерде. Аларның челтәр үрү өчен үз цехлары бар. Күпләр бер көн дә калмый бирегә челтәр үрергә йөри. Кемдер иртәнге якта, кемдер төштән соң, кичен килә. Кыскасы, иртәдән алып караңгыга кадәр цех  буш тормый. Алар шаяртып бер-берсен “үрмәкүчләр” дип атыйлар. 

 

-Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызларны  махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм итү теләге берләштерә. Аларның да бакчалары, гаиләләре бар. Бакчадан – цехка, цехтан бакчага йөгереп барысына да җитешәләр, - ди Елена Викторовна.

Алар хәрбиләргә ярдәмгә  үз өлешләрен кертүенә шатлана, биредә һәрвакыт үзара җылы мөгамәлә хөкем сөрә.

- Безнең Лена бик тыйнак, үзен күрсәтергә яратмый. Ләкин шул ук вакытта ул бик зур күләмле эш оештырды: безне хәрбиләргә ярдәм итүдә уртак эшкә  берләштерде. Без шуны аңлыйбыз: егетләребезнең тормышын саклап калу без – тылдагыларга да бәйле һәм бу безнең өчен стимул булып тора. Көн саен цехта иллегә якын кеше ятьмә үрә. Материаллар сатып алу, Россиянең башка төбәгендәге волонтерлар, махсус хәрби операциядәге егетләр белән элемтәләр урнаштыру буенча барлык оештыру эшләре Елена өстендә. Без аңа чиксез рәхмәтле, - ди Маргарита Казак.

Зәйнең маскировка челтәрләре үрүчеләр турында Зәй хәрбиләре генә түгел, ә илебездән төрле частьләрдә хезмәт итүчеләр дә белә. Шуңа күрә маскировка челтәрләренә заказлар да бик күп. Алар челтәрләрне күрше районнар һәм шәһәрләр аша да җибәрәләр. Шулай ук цехта  разведчиклар һәм снайперлар өчен химера костюмнары да  (“лиший”) тегәләр. Алар моны хәрбиләрдән килгән заказлар буенча эшлиләр. Бу төр костюмнарга ихтыяҗ зур икән. Мондый киемнән алар өстән күренми. Тукымаларны заказ буенча кайтарталар. Әлеге тукымалар җиңел,  суга чыланмый һәм ялтырамый.

- Бүгенге көндә Мирный, Иске Зәй бистәләрендә маскировка челтәрләре үрүчеләр безнең иң зур ярдәмчеләребез. Алар көнгә бер челтәр үреп бетерәләр, кирәк икән күбрәк тә үрә алалар. Шулай ук Югары Шепкә, Сармашбаш, Югары Мәлем авыллары халкы да тырыша. Без аларны кирәкле материал белән тәэмин итәбез,  - ди Елена Хисаметдинова.

Цехта госпитальләр һәм хәрбиләр өчен эчке киемнәр дә тегәләр. Аларга шулай ук ихтыяҗ зур, чөнки анда эчке киемнәрне юып киптерер өчен шартлар юк.

Ә хәрбиләрдән рәхмәт ишетү  игелекле эш белән шөгыльләнүчеләрне канатландыра. Видеомөрәҗәгатьләр аша да Зәй маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт җиткерүчеләр бар.  Ялга кайтучы егетләребез волонтерлар янына күчтәнәчләр белән кереп, рәхмәт әйтәләр икән.

-Бүген барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә - махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын. Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез. Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без көчләрне берләштереп кенә авырлыкларны җиңә алабыз. Бергә булганда - без көчле! – ди Елена Хисаметдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев