Елена Недошивина: “Территориаль иҗтимагый үзидарәләр җирле хакимият белән халык арасын якынайта”
21 майда территориаль иҗтимагый үзидарәләр көне билгеләп үтелә.
Без барыбыз да шәһәребезне матур итеп күрергә телибез. Һәм территориаль иҗтимагый үзидарәгә бу эштә мөһим роль бирелгән. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр ярдәмендә муниципаль берәмлекләр үсеш ала, территорияләр төзекләндерелә, шул ук вакытта халыкның үзенең дә тормыш-көнкүрешене бергәләп яхшыртуда кызыксынуы арта. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина белән территориаль иҗтимагый үзидарәләр көне уңаеннан әңгәмә кордык.
-Елена Владимировна, безнең шәһәрдә ничә территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлек алып бара?
-Бүгенге көндә Зәйдә 13 территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Шәһәрнең һәр микрорайонында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең роле зур, болар - территорияләрне төзекләндерү, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ярдәм итү, өлкәннәргә булышлык итү, хәйрия акцияләре үткәрү. Мәдәни-спорт чараларын даими оештырабыз, территорияләрнең чисталыгын кайгыртабыз. Бездә 2007 елда 6 территориаль иҗимагый үзидарә оешса, бүгенге көндә шәһәр шундый 13 үзидарәгә бүленгән. Мондый төр үзидарәләрне урамнар, микрорайоннар буенча да оештырырга була. Бу иҗтимагый оешма, аның үз хисап счеты юк. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр җирле хакимият белән халык арасын якынайтырга тиеш. Безнең бурыч – халыкның ихтыяҗларын, проблемаларын якыннан өйрәнү. Бу мәсьәләләрне район, җирлек җитәкчелегенә җиткерү, бергәләшеп хәл итү юлларын эзләү. Нәтиҗәдә кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырырга тиеш. Эшчәнлегебездә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев зур булышлык күрсәтә.
-Халык белән эш ничек куелган?
- Ай саен без территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән очрашып, башкарылган һәм алда торган эшләр, нинди чаралар үткәрергә, нәрсәгә игътибар итәргә, социаль челтәрләрдә нәрсә бастырырга кирәклеге турында фикер алышабыз. Һәр ТИҮның Ватсапта үз төркеме булдырылган. Әлеге чатлар аша халык проблемаларын, яңалыкларны җиткерә. Мәсәлән, кайдадыр лампочка янмый, юлда чокырны ямарга, кемгәдер ярдәм итәргә кирәк... Бигрәк тә кышкы чорда үз хуҗалыклары белән яшәүче өлкәннәргә кар чистартуда ярдәм кирәк булуы буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Язын-җәен инде территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү буенча эшләр алып барыла. Кешеләр үзләрен хезмәтләрдән файдаланучы итеп түгел, ә яшәгән җиренең хуҗасы итеп тоярга, яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен тырышлык куярга тиеш. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре арасында бер ир-ат та бар. Ул – “Воздвиженка” ТИҮ рәисе Юрий Зверев. Араларында иң озак эшләүчеләр - Иске Зәйнең “МТС” җитәкчесе Татьяна Леонович һәм “35нче бистә”дән Румия Зәбирова.
Шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре янгын куркынычсызлыгы, мошенниклык гамәлләреннән саклану буенча халык арасында аңлату эшләре дә алып баралар.
Иске Зәй – шәхси сектор. Биредә күбрәк яшелләндерү, агачлар, чәчәкләр утырту, төзекләндерү буенча эш алып барыла.”Мәктәп” ТИҮ рәисе Светлана Долгованың эшен аерым атап китәсе килә. Ул кыска гына вакыт эчендә бик күп эш башкарды. “Макраме” клубына йөрүчеләр белән махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрү эшен оештырды. Алар өчен төрле эчтәлекле чаралар уздырыла. Румия Зәбирова шәһәрнең иҗтимагый советы әгъзасы да булып тора. “Пульсинка” клубына да йөри. ТИҮ рәисе булып эшләү дәверендә бик күп проектларны гамәлгә ашырды.
-Территориаль иҗитмагый үзидарәләр конкурс-бәйгеләрдә катнашып, грантлар да ота. Грант акчаларына нинди эшләр башкарыла?
-Зәй ТИҮләре «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында катнашып, грантлар ярдәмендә үз территорияләрен төзекләндерә, яхшырта баралар. Мәсәлән, “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә кергәнче грантлар ярдәмендә күпфатирлы йорт ишегалларына балалар мәйданчыклары, тренажерлар куелды. Рәфыйков урамы янындагы паркта этләрне йөртү өчен мәйданчык та грант буенча булдырылды. Иске Зәйдә грант акчасына Сабантуй уза торган мәйданда сәхнә куелып, җиһазландырылды. Воздвиженка бистәсендә яшәүчеләрдән күптәннән балалар мәйданчыгы булдыру буенча мөрәҗәгатьләр керә иде, әмма моның өчен бернинди программага да кереп булмады. Әлеге территория “Безнең ишегалды” программасына керми. Узган ел әлеге ТИҮ зур булмаган суммада грант отты, аңа балалар мәйданчыгы элементлары куелды.
Агымдагы елда «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында “Мирный” ТИҮ рәисе Гөлбану Галяминская, “Бөгелде” ТИҮ рәисе Мария Гарәпшина, “Завод” ТИҮ рәисе Нина Кузнецова, “Үзәк” ТИҮ рәисе Елена Савельева грант оттылар. Җәй көне грантлар акчасына алар үз территоияләрендә билгеләнгән эшләрне башкарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев