Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елена Каштанова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Әлеге олы бүләкне аңа ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

26 июньдә Казан шәһәренең 181нче мәктәбе базасында «Федераль белем бирү программасын кертү шартларында мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия алу мөмкинлеге» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика мәктәпкәчә белем бирү секциясе узды.

Пленар киңәшмә барышында Зәй шәһәренең «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Елена Каштанова мәктәпкәчә белем бирү системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы мәгарифе өлкәсендә казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Бүләкне ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Фото ТР Мәгариф министрлыгы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев