Депутат Комаров — Зәйдә
Бүген Зәйдә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге кабул итү пунктында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Бу инде аның депутат булып сайлангач, зәйлеләрне икенче мәртәбә гозерләре буенча тыңлавы.
Кабул итү барышында сорауларны депутат белән берлектә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да тыңлады. Мөрәҗәгать итүчеләр депутатка нигездә торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар белән килгән иде. Мәсәлән, Яңа шәһәрдә яшәүче пенсионер ханым педагог булып хезмәт куючы кызы гозерен җиткерде. Ул ипотека буенча алынган бер күпкатлы йортта яшәүче кызы гаиләсенең инде озак вакыт кайнар судан файдалана алмауларын әйтте.
«Киләләр, үлчәп карыйлар, суның кайнарлыгы нормадан түбән икәнен билгелиләр, тик мәсьәлә озак вакыт дәвамында хәл ителә алмый. Торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итсәгез иде», — диде ул.
Мәсьәләгә шунда ук ачыклык кертү каралды, Петр Сергеевич, аны контрольгә алып хәл итү юлларын эзләячәкләрен белдерде.
— Мин ТР Дәүләт Советына депутат булып шушы территориядән сайлану чорында ук авыллар юллары буенча мәсьәләне күтәреп, төрле дәүләт программаларын яклаячагымны белдергән идем. Узган кабул итүдә юллар турын да сораулар булды. Ә бүген күпчелек торак-коммуналь хуҗалыгы темасын күтәрде. Әлеге тармак һәрчак иң күп сораулар килеп чыгучы участок булып тора. Шуңа да без район җитәкчелеге белән бергәләп, халык борчуларын хәл итүгә йөз тотабыз. Әлбәттә, кешеләрнең бер генә гозере дә игътибарсыз калмый, — диде Рияз Фоат улы.
Шәхси сораулар белән кабул итүдән соң ул шәһәрнең 6нчы мәктәбенә юл алды. Ул җитәкләгән «СМП-Нефтегаз» оешмасы инде 2007 елдан бирле әлеге мәктәпне үз шефлыгында тота. Быел мәктәпнең урам ягы коймаларын алыштыруга алындылар. Чөнки балалар иң күп укучы мәктәптә террорга каршы саклык чараларының яхшы куелуы бик мөһим. Оешма ярдәме белән хәзер койма һәм мәктәпкә керү урынындагы капка тиешле стандартлар буенча эшләнеп, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өчен бөтен таләпләр үтәләчәк.
«Балалар иминлеге беренче урында, шуңа да без бу эшне җиренә җиткереп башкарачакбыз», — ди Рияз Комаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев