Чираттагы ашыгыч гуманитар ярдәм Зәйдән Лисичанскка озатылды
Бүген Җиңү бульварыннан гуманитар йөкне озатырга район җитәкчелеге, активистлар, битараф булмаган зәйлеләр килде.
Зур йөк автомобиле руле артында - махсус хәрби операция зонасына ике дистәдән артык гуманитар ярдәм илтүче тәҗрибәле йөртүче Виталий Софин. Чираттагы тапкыр аңа фурасы белән шефлыктагы Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм илтүне район администрациясе сораган.
-Татарстан Республикасының Лисичанск шәһәрендәге кураторыннан ашыгыч заявка килде. Анда төзүчеләребез 27 нче мәктәпкә капиталь ремонт ясап бетерделәр, җылылык трассасы үткәрделәр, утеплитель-җылыткыч кирәк. 400 мең сумнан артыклык кирәкле продукция белән тәэмин иткән «ТЕХНО» заводына зур рәхмәт. Заказны Зәй районы хакимияте түләде. Хәерле юлга! Безнең эшебез хаклы! Җиңү безнең якта булачак! - диде чыгыш ясап район башлыгы Разиф Кәримов.
«Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкиле Дмитрий Соловьев сүзләренә караганда, җылыткычтан тыш, гуманитар йөк агач һәм ябу материалларыннан, эчә торган су өчен канистрлардан, автомобильләргә запас частьләрдән һәм СВО зонасында кирәкле башка әйберләрдән тора. Йөкнең бу өлеше алгы сызыктагы сугышчыларга озатылачак.
Зәйлеләр фронтка, госпитальләргә һәм яңа төбәкләр халкына армый-талмый ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев