Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бухаровлар Зәй төзелешенә саллы өлеш керткән

Августның икенче якшәмбесендә илебездә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә.

Төзүче һөнәре элек-электән мактауга, хөрмәткә лаек һөнәрләрдән санала. Төзүчеләр тырышлыгы белән район торак пунктлары елдан-ел яңара, матурая, яңа йортлар, спорт мәйданчыклары, социаль объектлар калкып чыга. Сарсаз-Баграж авылыннан Бухаровлар гаиләсеннән Зәй төзелешендә дүрт бертуган хезмәт куйган.

Валерьян Бухаров армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1981 елның азагында «Гидромонтаж» идарәсенә монтажчы булып урнашып, шунда 20 ел эшли. Шул еллар эчендә аңа күптөрле төзелештә катнашырга туры килә. Норлат районында күпер дә салалар. «Яратып эшләгән эшнең авырлыгы сизелми. Вакытында әйбәт итеп акчасын бирделәр. 55 яшьтән пенсиягә чыктым», — ди ул.

Бухаровлар нәселен төзүчеләр династиясе, дисәк тә буладыр, чөнки аның дүрт апасы да озак еллар буе төзелештә эшләгәннәр. Варвара Титаева да лаеклы ялга чыкканчы йортлар төзегән. «Авырлык турында уйлап тормадык, ул чакта эшләдек тә эшләдек. Яшәргә кирәк бит, югары уку йортына керү дә башка килмәде. Хезмәтебез өчен тиешле акчасын алып, бердәм булып, матур эшләдек. Ирем Николай — Урта Багражныкы, ул да төзүче иде», — дип сөйли хезмәт ветераны Варвара түти.

Ә икенче кызлары — Анна Алексеева 22 яшеннән Зәй шәһәренең механикалаштырылган «Сельстрой» күчмә колоннасында ташчы булып урнаша. Районның төрле авылларында эшләргә туры килә аңа. Зәйнең үзендә күп катлы җиде йорт төзиләр. «Ул елларда эшләве күңелле иде. Хәзер дә рәхәт вакытлар дип искә төшерәм, авырлыгы да онытылган. Үзебездән олылар белән эшләргә тотындык. Алар барысын да шундый җайлы итеп аңлаттылар, беркайчан да какмадылар, әйбәт булдылар. Эшкә килү белән, „үз апаң оста кладка куючы“ дип, Варвара түти янына кладкага бастырдылар. Тиз өйрәндем, мактау сүзләре генә ишетеп эшләдем. Хәзер үзебез төзегән биек-биек йортларга карагач, баш әйләнеп китә, ничек шунда эшләдек икән дип уйлап куям», — ди Анна түти.

Бертуган Бухаровларның тагын берсе — хезмәт ветерены Валентина Липатова һәм аның җәмәгате Василий (мәрхүм) да төзелештә эшләгәннәр. «Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Эштән арып өйгә кайтасың, ә анда икенче смена көтә: ашарга әзерләргә, бер дә бетми торган савыт-саба өемен юарга, өй җыештырырга, балаларга дәрес хәзерләшергә кирәк. Тырыштык, барысына да өлгердек, инде балалар үсеп җитеп, үзләре әти-әни булдылар. Төзелештәге авыр хезмәттән бер дә зарланмадык, яратып эшләдек», — дип сөйләде ул.

74 яшен тутырган Мария түтиләре дә Зәй шәһәрендә күп еллар штукатур-маляр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев