Бүген Зәйнең сугыш ветеранына 101 яшь тулды
Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй ГРЭСын төзүчеләрнең берсе – районның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы Леонид Мачтаковка бүген 101 яшь тулды.
Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка китә, Мәскәүне саклауда, Сталинград контр һөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша.
1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. 1956 елдан Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСы төзелеше белән бәйле. Электр станциясендә ул 37 ел эшләгән.
Мачтаков җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә күп кенә социаль объектлар төзелә. Шул ук вакытта ул шәһәрне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә дә күп өлеш кертә.
Ветеран II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән, Югары баш командующий И. В. Сталин кул куйган җиде грамотасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев