Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген зәйлеләр иртәнге сәгать 4тә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды

Зәйдә 22 июнь иртәсендә иртәнге сәгат 4тә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында «Хәтер шәме», «Без хәтерлибез» акцияләре узды.

Нәкъ моннан 82 ел элек иртәнге сәгать 4тә фашист илбасарлары илебезгә бәреп керә. Бөтенләй көтмәгәндә башланып киткән сугыш илебез халкын аптырашта калдыра. Илебез мәктәпләрендә чыгарылыш кичәсе узыдырылган, авылларда Сабантуйлар гөрләгән көннәрдә башланып киткән сугыш бик күп ирләрне, яп-яшь егетләрне һәм кызларны үзенә суырып ала.

Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында узган акциядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм патриотик берләшмәләр һәйкәлгә чәчәкләр куеп, «Хәтер шәмнәре» кабыздылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан уздырылган чарада район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков чыгыш ясап:

— Безнең өчен ирек һәм тыныч күк йөзен саклап калган халыкның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, — диделәр.

Тагын бик күп еллар үтәр, буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев