Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган Василий Каплин белән хушлаштылар

Бүген Зәйдә махсус хәрби операция барышында һәлак булган өлкән прапорщик Василий Каплин белән хушлаштылар.

Василий Николаевич 20 гыйнварда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Аңа 34 яшь.

Ул – районыбызның Ал. Бистәсе авылы егете. 2006 елда Ватан алдында хәрби бурычын федераль иминлек хезмәтендә чик гаскәрләрендә үти. 2008 елда хәрби бурычын үтәгәннән соң федераль чик гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзеп, ун ел әлеге гаскәрләрдә хезмәт итә. 2018 елның октябрендә Оборона министрлыгы белән  контракт төзеп хәрби хезмәтен дәвам итә.

Василий Николаевич гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби антына тугры кала. Ул Червоноармейский  янындагы хәрби бәрелеш вакытында һәлак була.

Василий Каплинны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән Зәй кураторы Иван Гущин,  район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре,  бик күп зәйлеләр килде.

Разиф Кәримов Василий Каплинның әнисе Валентина Петровна, гаиләсе,  туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.


 

-Илебез 11 ай дәвамында махсус хәрби операция шартларында яши. Күп ир-егетләребез  өлешчә мобилизация буенча чакырылып, күбесе үз теләге белән Россия чикләрен яклап батырларча көрәшә. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Без бүген Украинаны нацистлардан азат итүдә каһарманнарча көрәшкән районыбыз егете Василий Каплинны соңгы юлга озатабыз. Хөрмәтле, Валентина Петровна, сезгә шундый батыр ул үстерүегез өчен бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы чыгышында.  

Иван Гущин республика җитәкчелеге исеменнән мәрхүмнең гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

“Бүген без барыбыз да сезнең белән кайгырабыз, улыгыз, әтиегез, якыныгызның югалту авырлыгын күтәрәбез. Аның батырлыгын һәм фидакарьлеген мәңге онытмабыз. Ул чын герой”,- дип билгеләп үтте чыгышында ул.

-Василий безнең якын дустыбыз иде. Ялга кайткан саен хәрби комиссариатка килеп, озаклап сөйләшеп утыра идек. Районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр белән элемтәдә торды. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәчәк, - ди район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов.

Хәрбине Мирный бистәсе зиратында җирләделәр.

Зәйлеләр батыр егетне онытмаячак. Аның батырлыгы турында  яшь буынга сөйләнеп, аның исеме безнең арада мәңге яшәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев