Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Иске Зәйдә яшәүче Фекла Большаковага 100 яшь тула

Бүгенге көндә Зәйдә 100 яшьтән узган алты өлкән кеше яши. Аларның иң өлкәненә – Антонина Чижовага – 108 яшь.

«Быел без шәһәр-районда яшәүче 100 яшьлек юбилеен каршы алган җиде кешене котладык. Аларның берсе вафат булды», — ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Фекла Георгиевна Югары Баграж авылында туган, балачагы һәм яшьлеге Никкүчтем авылында узган, ул — гаиләдәге ун баланың иң олысы. 1941 елның җәендә Феклага 18 яшь тула, ә 20 сентябрьдә әтисе Георгий Викторовичны сугышка алалар. Фекла гомере буе әтисенең өч яшьлек сеңлесе Лиданы җилкәсенә утырып авыл әйләнүләрен хәтерендә саклый. Әтисе шулай сугышка китәр алдыннан авыл белән, якыннары белән саубуллаша.

Георгий Большаков турында «Халык хәтере» сайтында аның соңгы батырлыгы тасвирланган. Биредә үк бүләкләү кәгазе дә бар. 1943 елның 21 сентябрендә Смоленск өлкәсендәге Милодива совхозы янәшәсендә барган сугышларда Георгий Викторович бер үлгән сугышчының кул пулеметын алып дошманга каршы ут ача һәм 15ләп немецны юк итә, аның бу батыр гамәле дошман траншеяларын алу мөмкинлеге бирә. Әмма батыр сугышчы янәшәсендә генә шартлаган мина аның гомерен өзә. Үләренә кадәр Георгий өйдәгеләренә фотосы белән бергә хат юллаган була, әмма озак та үтми аның үлеме турында да кайгылы хәбәр килеп ирешә. Гаиләсенә истәлеккә бары соңгы фотосы гына кала.

Яшьли әтисез калган Феклага шактый сынаулар узарга туры килә, сугыш чорының бар авырлыгы яшь кыз җилкәсенә төшә, хәтта өйгә кайтып йоклаган көннәре дә аз була. Чөнки колхоз эшләре: чәчү, утау, урак, фермада эшләү бер-бер артлы алмашынып кына тора. Өстәвенә, урман кисү дә шушы кызларга эләгә. Сугыш елларында авыр хезмәт белән узган көннәр сугыштан соңгы чорда да дәвам итә. Феклалар авылында сугыштан соңгы елларда сарыклар үрчетәләр, кыз шунда хезмәт куя. 60нчы елларда исә аларның Никкүчтем авылы бетерелә, Фекла Георгиевна Зәйгә күчеп килә һәм егерме ел «Заветы Ильича» совхозында сыер савучы булып эшли.

Фекла Георгиевнаны күпләр керәшен җырларын оста итеп җырлаучы буларак та белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев