Бүген — Халыкара өлкәннәр көне
Халыкара өлкәннәр көне 1991 елдан бирле билгеләп үтелә.
Ул Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең 45нче сессиясендә игълан ителде. Россиядә Өлкәннәр көне 1992 елдан бәйрәм ителә.
Өлкән кешеләр — безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.
Безнең халыкта элек-электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз.
Өлкәннәребезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп, күркәм бәйрәм белән тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев