Бүген — Россия флагы көне
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.
Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Зәйдә бу көнгә багышлап төрле чаралар узачак.
Герб, Флаг һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, аның рухи куәтен чагылдыра. Аларга булган ихтирамнан гражданнарның патриотик һәм гражданлык үзаңы, Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре башлана. Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының рәсми символикасы вәкиллекле-хокукый һәм тәрбияви максатларга гына хезмәт итеп калмыйча, илебездәге халыкларның бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын да тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев