Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетен соңгы юлга озаттылар

Бүген Зәйдә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Михаил Саликов белән хушлаштылар.

Михаил Емельянович 1999 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына алына, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, армиядән соң контракт төзеп, Таҗикстанда хезмәт итә.

Михаил махсус хәрби операция башлангач, күп кенә чын ир-егетләр кебек Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, «Шторм Z» отряды составында ил иминлеге сагына баса.

Аны соңгы юлга озатырга якыннары, район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, зәйлеләр килгән иде.

— Михаил Емельянович Саликовның Ватаныбыз иминлеге өчен көрәштә гомере өзелде, ул тиңсез батырлык үрнәге күрсәтте. Аның якты истәлеге якташлары күңелендә мәңге сакланачак, — дип Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов хәрбинең якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Россия Оборона министрлыгы, республика хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов җиткерде.

— Без бүген хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган районыбызның каһарман егете Михаил Саликовны соңгы юлга озатабыз. Безнең бурычыбыз — батыр егет исемен мәңгеләштереп, аның батырлыгы турында буыннан-буынга сөйләү, — диде хәрби комиссар.

Хушлашу мәрасименә җыелучылар каршында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясап:

— Безнең егетләребез үз тормышлары бәрабәренә киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшә. Михаил Саликовның тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора, — диде.

Михаил Саликов 2023 елның 13 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә ДНР территориясендә батырларча һәлак була. Аны Яңа шәһәр зиратына җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев