Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген күренекле якташыбыз, Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашевның туган көне

Зәебез горурлыгы - ике тапкыр Дөнья чемпионы һәм Олимпия уеннары чемпионы, биш тапкыр Универсиада чемпионы, СССРның атказанган мастеры Федор Симашевка 13 мартта, исән булса, 80 яшь тулыр иде.

Күптән түгел туган як тарихын өйрәнү музеенда Олимпия чемпионының кызы Юлия Федоровна, оныгы Мария белән җылы очрашу узды. Очрашуга Федор Петрович белән таныш булган спортчылар, мәктәп укучылары килде.

Гади авыл малае –  Олимпия чемпионы


Федор Петровичның спортта карьерасы 5 яшендә әтисе имән агачыннан ясап биргән агач чаңгылардан башлана. Дүртенче сыйныфта укыганда ул беренче стартны кабул итә. Бу район мәктәпләре арасында ярыш була. Әлеге ярышта ул икенче урынны ала, ә өч елдан район чемпионы кала.
1963 елда аттестат алгач, әтисе белән әнисенең фатихасын алып, кышка җитәрлек утын, печән әзерләгәч, кулына фанера чемодан тотып, Баграж малае Иркутск өлкәсенең Усолье-Себер шәһәренә китә. Тоз заводы һәм химкомбинат төзелешендә балта остасы-бетончы булып эшли башлый. Иркутск физик культура техникумында читтән торып белем ала. Беренче кышкы өлкә ярышларында ук ул икенче урынны ала.


Ә аннары армия. Федор Петрович чик буе гаскәрләренә эләгә. Хезмәтенең соңгы елында командование яшь чик сакчысын Мәскәү команда чик буе училищесына җибәрә. 1966 елда Виктор Бучин аны Мәскәүгә «Динамо» командасына чакыртып ала һәм аның тормышында әлеге тренер зур урынны алып тора. 1967 елда ук Симашев Чехословакиядә халыкара ярышларда призер була һәм илнең иң көчле спортчылары унлыгына керә. Бер елдан ул ил чемпионы һәм Гренобльдә (Франция) X кышкы Олимпия уеннарында, аннары Саппорода (Япония, 1972 ел) XI уеннарда катнаша, анда 15 километр дистанциядә көмеш призер һәм 4х10 километр эстафетада Олимпия чемпионы була. Эстафетада СССР чаңгычылары командасында Владимир Воронков, Юрий Скобелев, Федор Симашев һәм Вячеслав Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.
Безнең чаңгычылар эстафетада беренче ике этапта алда баралар. Алтын медальне яуларга бернәрсә дә комачауламый кебек… Тик Симашевка чират җиткәч, көн җылыта, чаңгылар юлдан тайпыла, шумый башлый. Безнекеләр барысы да чаңгыларын бер төрле мазь белән майлаган була. Симашев үзе артыннан эстафетага басачак Веденинга бу турыда ничек хәбәр итәсе икән дип уйлый. Ниһаять, ул команданың өлкән тренерын күреп ала. Бөтен көчен җыеп: «Мазь! Мазь! Веденинга хәбәр итегез. Мазьны алыштырсын!» – дип кычкыра.
Һәм Симашевның зирәклеге нәтиҗәсендә безнең чаңгычылар алтын медаль яулый. «Рәхмәт сиңа, Федор! Чаңгыда төрле очраклар була, ләкин мин майны алмаштырмасам, Харвикенны куып җитә алмас идем», - ди соңыннан Веденин.



“Симашев фамилиясен горур йөртәбез”

 


Федор Симашевның тормыш иптәше Зоя Безобразова белән танышу тарихы да кызыклы.


– Әнием дә чаңгычы иде, ул Мәскәү өлкәсендә “Труд” җәмгыятендә шөгыльләнә, илнең җыелма яшьләр командасы әгъзасы була. “Труд” һәм илебезнең җыелма командасы сборлары бер вакытта Мурманскида уза. Әти шунда матур кызны күреп алып, аның белән ничек танышу турында уйлый башлый. Тренировкалар вакытында әти арттан килеп, әнинең чаңгыларына баса. Аннан әти үз автобусыннан махсус калып, әни белән бер автобуста кайта. Шуннан очраша башлыйлар. Алар спортка булган мәхәббәтне – миңа, мин балаларым, оныкларыма тапшырдым. Симашев фамилиясен йөртүебез белән без горурланабыз, – ди Олимпия чемпионының кызы Юлия Федоровна.


Юлия Федоровнаның кызы Мария белән улы Федор да спорт юлыннан киткән.



Кеше китә –  җирдә якты эзе кала


Федор Симашев Татарстанның талантлы яшь чаңгычыларын үз янына Мәскәүгә чакыра, укырга керергә ярдәм итә, яхшы тренерлар белән таныштыра. Югары Баграждан авылдашы Михаил Краснов, үзенең энесе Николай Симашев, күрше Мәлем авылыннан Бәгъдәнур Галин, Илшат Гафиатуллин, Әхмәт авылыннан Мөдәррис Әхмәтшин һәм башка талантлы яшьләрне Мәскәүгә алып килә. Алар армия хезмәтен дә Мәскәүдә генә үтәләр.


Федор Петровичның Мәскәүдә дә дуслары күп була, ләкин аның өчен чын дусты булып Вячеслав Веденин кала. Алар бергәләп Олимпия алтынын отып кына калмыйлар, бер-берсенә ярдәм итеп, шатлыклар һәм авырлыкларны бүлешеп яшиләр.
1991 елда Федор Петрович подполковник дәрәҗәсендә запаска китә һәм Зәйгә кайта. Ул башкалада тыныч һәм мәшәкатьсез яши алыр иде. Ләкин туган як басулары, урман-болыннары, чылтырап торган чишмәләрен сагына ул. Автоагрегат заводына тренер – директорның спорт эшләре буенча урынбасары булып эшкә урнаша. Ул Зәйдә спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, талантлы яшьләрне спортка тартуга зур өлеш кертте.


– Без Зәйгә яратып, бик сагынып кайтабыз. Әти үз Ватанын, үзенең Югары Багражын бик ярата иде, бу мәхәббәтне ул безгә тапшырды. Әти һәрвакыт кулына гармунын алып уйнарга яратты. Гаҗәеп үҗәтлек һәм спортка мәхәббәттән тыш, ул әдәби талантка да ия – шигырьләр, хикәяләр дә язды, – ди Юлия Федоровна.

 


Кеше китә – җирдә якты эзе кала, аның турында хәтер саклана. Язмыш бу искиткеч кеше белән очраштырган һәркем аның гаҗәеп тыйнаклыгын билгеләп үтә. Федор Симашевның укучысы Михаил Краснов очрашуда укытучысы турында хатирәләре белән уртаклашты.

– Беренче истәлек – балачак дөньясыннан. Бу вакытта икенче сыйныфта укый идем. Советлар Союзына, бөтен дөньяга танылган чаңгычы Симашев Югары Баг-ражга печән чабарга кайтты. Икенче истәлек – 1972 елда Саппорода Олимпия уеннары белән бәйле. Бөтен авыл телевизоры булган йортка авылдашыбыз Федор катнашкан Олимпия уеннарын карарга җыелды. Зурлар басып, икенчеләре озын эскәмияләргә утырып карадылар. Ә “вак-төяк” (кечкенә балалар) иркенләп идәнгә ятты, куллары белән ияккә таянып, зәңгәр экранга бакты. Өченче истәлек – мин өлкән сыйныфларда укыганда Дөнья чемпионатына чираттагы җыеннар алдыннан Симашев авылга кайтты. Без – авыл егетләрен чаңгыда “тимераяк” ысулы белән шуарга өйрәтте. Дүртенче истәлек Мәскәү белән бәйле, Симашев өметле чаңгычыларны башкалага чакырды. Тренер буларак ул бик кырыс, принципиаль, ялкауларны җене сөйми иде. Федор Петрович кебек кешеләр сирәк була, – дип сөйләде ул.

 


Чаңгыда шуу буенча Россия чемпионы, СССРның спортмастеры Рәшит Ханнанов та чарада Федор Симашев турында хатирәләрен яңартып, үзенең ничек чаңгычы булып китүе, нинди ярышларда катнашуы, тулаем алганда Симашевның аның зур спорттагы уңышлары белән кызыксынуы хакында сөйләде.


Очрашуны музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева кызыклы, җанлы итеп алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев