Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

3 нче июль көнне юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Аның тарихына күз салсак, СССРның  Дәүләт автомобиль инспекциясе (ГАИ) 1936 елда оешкан. Россиядә аны һәр елның 3 июлендә профессиональ бәйрәм итеп үткәреп киләләр.

СССР вакытында 1 гыйнварның 1961 елыннан бердәм юл йөрү кагыйдәләре гамәлгә кертелгән.

Зәй эчке эшләр бүлегенең юл иминлеге сагы инспекциясендә бүлек башлыгы Рамил Гарифуллин җитәкчелегендә 12 кеше хезмәт куя.

Алар бәйрәм көнендә дә хәрәкәт иминлеге сагында. Сафлары шактый сирәгәйсә дә, сынатмыйлар, юл хәрәкәтен көйләү, бәлагә тарыганнарга ярдәм күрсәтү бурычын намус белән үтәргә тырышалар. Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда аларның көндәлек хезмәте бәяләп бетергесез.

Иң мөһиме – һава торышының нинди булуына карамастан – һәрчак юл куркынычсызлыгы сагында торучы хезмәткәрләрне сәламәтлектән аермасын.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев