Бүген Югары Мәлемдә балалар Сабантуе узды
Балалар өчен махсус Халыкара балаларны яклау көнендә Сабантуй үткәрү Югары Мәлем авылында матур гадәткә әверелде.
Яшәешнең төп мәгънәсе - балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары - җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. Ә бәйрәм - Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата. Ул бит әле иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар башланган көн дә.
Бүген Зәй районында яңа туган сабыйлардан алып, 16 яшькә кадәрге 7827 бала яши. Әлеге балалар - районның киләчәге, ышанычы һәм терәге. Без, өлкәннәр, нәкъ менә шулар хакына яшибез, эшлибез һәм күркәм гамәлләр кылабыз.
Балалар өчен махсус Халыкара балаларны яклау көнендә Сабантуй үткәрү Югары Мәлем авылында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.
Сабантуйга берничә көн кала мәдәният хезмәткәрләре “Шомбай” балалар театр түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә бүләкләр җыярга чыкты.
“Бүләк җыю үзе бер бәйрәм төсен алды. Авыл халкы балаларның күңелен күрергә тырышкан, барысы да аларның күңеленә хуш килә торган бүләкләр чыгарды. Моның өчен рәхмәтлебез аларга,” – ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.
Бәйрәм башында балаларга милли тәрбия бирү максатында, халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үссеннәр өчен башта аларны Сабантуй бәйрәме тарихы белән таныштырдылар. Балалар бик теләп халык уеннарында катнаштылар. Агач атка атланып “ат чабышына” да чыктылар. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булдылар.
Бәйрәм ахырында табигать кочагында балалар өчен пикник оештырылды. Күңелле уеннардан соң тамагы ачкан балалар рәхәтләнеп сыйланды. Ә пикник оештыру өчен авыл кибетчесе Надежда Хәбибуллина һәм бер төркем мәлемлеләр матди ярдәм күрсәтте. Мәктәп балалары уку елы дәвамында махсус хәрби операциядәге егетләргә окоп шәмнәре ясады. Надежда Хәбибуллина шуның өчен балаларга бүләк ясады.
Югары Мәлемдә җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев