Борис Шабанов: “Диспансеризация узу яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыкларга һәм чиргә каршы көрәшергә булыша”
4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу көнне үткәрү максаты – онкология авырулары белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, авыруны кисәтү, иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Район үзәк дәваханәсендә онколог, хирург Борис Шабанов беренчел онкология кабинетында өлкәннәрне кабул итә. Борис Борисович - 40 ел хирург булып эшләү дәверендә зур тәҗрибәгә табиб.
Хәзерге вакытта үзәк дәваханәдә онкология буенча 1532 пациент исәптә тора, шуларның 184е узган ел исәпкә куелган, 283е - авыл халкы.
- Районда тире, ашказаны-эчәк тракты, эчәктә яман шеш авыруларының артуы күзәтелә. Икенче урында ир-атларда мәни бизендә (предстательная железа) шеш һәм хатын-кызларда күкрәк рагы тора, - ди табиб-онколог.
Яман шеш авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый диярлек. Яман шеш күзәнәкләре – организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә яман шешкә әвереләләр. Организмның иммунитеты көчсезләнү белән алар интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишеләрен арттыра баралар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар. Шунлыктан авыруны башлангыч чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була.
-Күпме генә аңлату эшләре алып барсак та, кеше сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген авырый башлагач кына аңлый. Ә яман шеш үзен сиздерә башлагач инде соң була. Диспансерлаштыру барышында флюорография үтүгә, хатын-кызлар маммография узуга, гинекологка күренүгә аеруча җитди карарга тиеш. Чөнки шеш күп очракта нәкъ менә әлеге тикшеренүләр барышында ачыклана. Кирәк булганда, пациент җентекләп тикшергәннән соң, Әлмәт республика клиник онкодиспансерына юллана, анда төп дәвалану чаралары билгеләнә, операцияләр ясала, - ди Борис Борисович.
Район үзәк дәваханәсе каршындагы беренчел онкология кабинеты яман шеш профиле белән авыручыларны диагностикалау, дәвалау һәм маршрутлау этабында башлангыч звено булып тора. Онкологиягә шик бар икән, өстәмә тикшерүләр билгеләнә: УЗИ, компьютер томографиясе (КТ), фиброгастродуоденоскопия (ФГДС), колоноскопия.
- Медицина тикшеренү вакытында шикләнгән кешеләрдән без онкомаркер анализы алабыз. Бу - яман шешне ачыклауның иң ышанычлы ысулларының берсе генә түгел, ә дәвалауның нәтиҗәлелеген бәяләү мөмкинлеге дә, - ди Борис Шабанов.
Моны һәркем исендә тотарга тиеш:
Нәселендә яман шештән интеккән кешеләргә даими рәвештә табибка күренеп торырга, вакытында диспансеризация узарга кирәк.
Организмда теге яки бу үзгәреш күзәтелгән очракта да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Бу теләсә кайсы чирне алдан кисәтергә яки башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итәчәк.
Туклану да игътибардан читтә калмасын. Дөрес тукланырга, авызга кабар алдыннан иң элек һәр ризыкның составын яхшылап өйрәнергә, файдалы булса гына ашарга кирәк .
Тәндә пәйда булган бер генә тап, тимгел, шешне дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев