Бигешнең ак халатлы шәфкать ияләре, спортчы игезәк кызлары
Язмабыз Бигеш авылының игезәк кызлары Әския һәм Тәскирә Закировалар турында
Алар укытучылар Мөнәвәрә апа белән Салих абый Закировлар гаиләсендә 1947 елның 20 гыйнварында Бигеш авылында дөньяга киләләр. Ул елларда игезәкләр сирәк була. Алар авылда беренче булалар. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган бу ике кызны аера алмыйча аптырыйлар.
Әниләре Тәскирә апа игезәк кызлар белән авырлы булганда бик авыр йөргәнгә һәм эче зур булганга Зәй бала тудыру йортына алдан илтеп куялар. Аларны дәваханәдән чыгарганда бик салкын көн була, әтиләре кашовкалы атта толыпларга төреп алып кайта.
— Ике баланы үстерү бик җиңел булмагандыр, күрәсең, берәрсе игез бала алып кайтса, әни тизрәк хәл белергә йөгерә иде. Әти белән әни бик тату яшәделәр. Үскәндә әти ягыннан Асия апабыз бар иде, ул безне 5 яшькә кадәр үстереште дә Үзбәкстанга китеп тормыш корды. Без бар кешегә дә җиттек, күрше Кәрәкәс авылыннан әби белән бабайга «утырмага» бер айга илтеп куялар да туйганчы тоталар иде. Әби мәрхүмә безгә багышлап такмак та чыгарды:
Ике тавык суга бара,
Пар шәлләрен ябынып.
Күрәселәрем дә килми,
Үлә яздым сагынып, — дип искә ала Тәскирә апа балачакларын.
Кызларны әти-әнисе бик яратып, бер төсле киендерәләр. Әтиләре, пар күгәрченнәрем, пар каеннарым, дип назлап яратып эндәшә торган була кызчыкларына.
— Без бик охшаш та идек, бертөсле итеп киендергәч тә, бутап аптырыйлар иде. Абыебыз Дамир гына тавышлардан аерды. Класста укытучыларны шаяртасы килгәндә урыннарны алыштырып утыра идек, алар урын буенча аералар иде, — дип сөйли Тәскирә апа.
Әския белән Тәскирә мәктәпкә укырга кергәнче үк чаңгыда йөрергә яраталар. Беренче мәртәбә 1961- 1962 елларда — сигезенче класста укыганда укытучылары Марс Әюпов Зәйгә чаңгы ярышларына алып бара.
— Без авыл балалары итекле чаңгы, күлмәк, фуфайкалар, шәлләр ябынып ярышка бардык. Спорт костюмнары, ботинкалы чаңгы, бүрек кигән Зәй кызларын күргәч, әллә нишләп куркыбрак киттек. Без ничек инде болар белән ярышыйк инде аптырап торганда араларыннан берсе, татар кызы икән, безгә: «Әй, кызлар, кайгырмагыз, киемнәренә карамагыз, шуа алмыйлар алар», — дип безне юатты, рәхмәт яугыры, — дип искә ала Тәскирә апа.
Чыннан да, шулай булып чыга, теге кыз — беренче, Тәскирә — икенче, Әския өченче урынны алып, физкультура укытучыларын аптырашта калдыралар. Әлеге ярышларда Түбән Биш мәктәбеннән булачак Олимпия чемпионы Федор Симашев та катнаша. Мәктәпне бетергәнче игезәк кызлар белән бергә ярыша алар һәм Федор Петрович, Әския гел беренче урында булалар. Әския апа медицина институтына укырга кергәч тә, чаңгы ярышларында катнашып, институт данын яклый.
Ә Тәскирә апа сигезенче классны бетергәч, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Анда да чаңгыны ташламый. Казаннарга барып ярышып, спорт мастерына кандидат дәрәҗәсенә күтәрелә.1966 елда укуын тәмамлап, Бигеш участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Тәскирә апа хезмәт дәверендә дә чаңгыдан аерылмый. Мәктәп командасы (Марс Әюпов, Фатыйх Рамазанов, Ярулла Халиков, Энҗе Гәрәева, Рәис Сәлимҗанов, һ.б. лардан тора) аны уку йорты шәфкать туташы дип ярышларга алып бара торган була. Һәм Бигеш командасы чаңгы ярышларында һәрвакыт беренче урынны яулый.
— Әле бүгенгедәй хәтерлим, туризм буенча ярышта Бигеш мәктәбе шулай ук беренче урынны алып, Казанда да район данын яклап ярыштык, — ди Тәскирә апа.
Ул елларда авыл яшьләре бик актив була, чаңгы спорты белән бик теләп шөгыльләнәләр. Марс Әюпов, Фатыйх Рамазанов мәктәп чаңгылары белән культпоходлар оештыралар. Бигрәк тә Яңа ел каршы алгач, 1 гыйнвар көнне җыелышып, Чишмә башына менеп, фотоларга төшеп, кызык итеп йөриләр.
— Әския апа сез бер-берегезгә бик охшаган булгач, монда файдалана алдыгызмы? — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
— Әйе, булды андый хәлләр. Бер елны Казанга «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте өчен 10 километрга чаңгы ярышларында Әския минем өчен ярышты, чөнки ул вакытта ул миңа караганда яхшырак чаба иде чаңгыда, — ди Тәскирә апа, көлеп.
Әския апа, кызганыч, бүгенге көндә безнең арада юк инде. Гомере буе Түбән Кама дәваханәсендә табиб булып кешеләр сәламәтлеге сагында торган ул. Ә Тәскирә апа озак еллар Бигеш дәваханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда.
— Үз эшләрен яратып, намус белән башкардылар, авыруларга ихтирамлы, ярдәмчел булдылар. Шушы дәвердә аларның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтарганнар! Тәвәккәл, тынгысыз булулары белән яулаган үрләре, ирешкән уңышлары, сокланырлык итеп яши белүләре — башкаларга матур өлге, — ди авылдашлары алар турында.
Мәкалә Тәскирә апа белән Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова сөйләшкән язмадан әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев