Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Бердәм Россия» партиясенең Зәй бүлекчәсенең яңа башкарма секретаре билгеләнде

22 апрельдә район башлыгы Разиф Кәримов һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре шәһәр-район активын «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең яңа башкарма секретаре белән таныштырдылар.

Әлеге вазифага Петр Тимаськов билгеләнде. Петр Владиславович элек шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, Поручик авыл җирлеге башлыгы булып эшләде, шулай ук район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды.

«Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе коллективын Петр Тимаськов белән Зәй районындагы әлеге партия фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин таныштырды. Беренче оештыру киңәшмәсендә уртак бурычлар, партия проектларында катнашу һәм агымдагы мәсьәләләр тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев