Бер мәхәббәт тарихы: Хәмитовлар гаиләсе
“Мәхәббәт - гөлбакча. Балкып янган гөлләр күңелне хозурлый, җаныңны чәчәк аттыра, яшәү чаткылары - гүзәл өметләр уята, матурлык хисләре белән чолгап ала. Ул - яшәү мәгънәсенә ямь өстәүче илаһи көч!” - ди язучы.
14 февраль - Гашыйклар көне. Сиңа ничә яшь булса да, күңел яшьлектә кала. Күңел матурлыкка гашыйк. Матур сүз дә, ихлас елмаю да, рәхмәт сүзләре дә сине яшәртә, канатлар куя. Дөньдан ямь табып, матурлыкка гашыйк, нур сибеп торучы кешеләр янында син үзеңне тагын да бәхетлерәк итеп тоясың. Алардан көч аласың, рухи яктан байыйсың.
Югары Пәнәче авылында да хөрмәткә лаек гаиләләр бик күп. Күп гаиләләр турында “Зәй офыклары” газетасында матур язмалар дөнья күрде.
“Тагын бер шундый гаиләләрнең берсе - авылыбызны ямьләп яшәүче, ярдәмчел, тырыш Дамир һәм Зинаида Хәмитовлар. Алар иңне-иңгә куеп, тату, үрнәк гаилә булып тормыш итәләр, үзләренең тормыш рәвеше белән балаларына да, авылыбызның яшь гаиләләренә дә матур үрнәк күрсәтәләр”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Зинаида апа белән Дамир абый 1981 елда училищеда укыган вакытта танышалар. “Дамир тулай торакка иптәше белән килгән иде”, - дип искә ала Зинаида апа танышуларын.
Чибәр, тәртипле, акыллы кызга бер күрүдә гашыйк була егет. Менә шул гыйшык утын гомер буе саклап яшәргә тырыша алар. Бер-беребезне яратуыбызны күз карашыннан аңлыйбыз, диләр.
Дөньяның асылын аңлау өчен сәяхәт итәргә ярата Хәмитовлар. Беренче сәяхәтләре 1998 елда Кара диңгез буена бару була. Берничә гаилә дуслары белән ял итү гомерлеккә матур хатирә булып истә кала. “Һәр елны илебезнең төрле почмакларында сәяхәт итү күңелгә бетмәс көч һәм дәрт бирә”, - ди алар.
Һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә ямьле. Ә Хәмитовлар кыш айларын аеруча яраталар.
-Дамирны армиягә озатып көтеп алдым. 1982 – 1984 елларда Красноярскида эчке гаскәрләрдә хезмәт итте. Ул армиядән кайткач, 1986 елда тормыш корып җибәрдек. Ике балабыз булды. Кызыбыз Ләйсәнгә исемне үзем бик яратып куштым. Газетада Ләйсән исемле кыз турында бик матур мәкалә укыган идем, шул исем күңелемә кереп калды. Ә улыбызга Салават исемен Дамир сайлады. Мәгънәле исемнәр балаларны саклаучы да бит. Балаларга куанып, оныкларны сөеп бу тормышка шөкер итеп яшибез. Ике оныкка әби-бабай без. Кечкенәдән оныкларга кичләрен әкиятләр сөйләү, догалар өйрәтү дә тәрбиянең яхшы үрнәге дип саныйбыз. Үзем дә әти-әниле балачакка, яшьлеккә кайтыр идем дә... Әти-әниемә, барлык туганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерер идем. Тәртипле һәм тугры кешеләргә хөрмәтем зур, - ди Зинаида апа.
Дамир абый искиткеч рәсемнәр ясый. Оста фотограф. Зина апа бакчасы гөлбакча, нинди генә чәчәкләр юк анда. Матурлык, сәяхәт, һәм тормышны ярата алар.
Хәмитовларның бергә уртак тормыш коруларына 37 ел була. Гаиләне тоташтырган җепләрнең ныклыгын сынау өчен 37 ел аз вакыт түгел. Шушы еллар аларны дөньяны, кешеләрне яратырга, дөньядан ямь табып, һәр туган көнгә рәхмәтле булып, матурлыкка гашыйк булып яшәргә өйрәткән.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Сокланам сезгэ.Матур итеп,бэхетле яшэгез.
0
0