Белем көне белән!
Кадерле укучылар һәм студентлар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!
Беренче сентябрь – көзнең иң матур һәм якты бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне һәр гаилә һәр дәрес, һәр яңа уку көненең үз баласы тормышында мөһимлеген аңлап дулкынланып көтә. Аерым котлауларга беренче сыйныф укучылары лаек: алар өчен бу – мәктәп һәм беренче укытучы белән танышу, гаҗәеп белем иленә беренче адымнар. Югары сыйныф укучылары өчен – һөнәр сайлауда һәм киләчәк тормыш юлын билгеләүче ел башы. Районыбызның үз эшенә бирелгән педагоглары яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең мөһим миссия-сен намус белән үтиләр, белем бирү белән бергә балаларда ватанпәрвәрлек хисләре, хезмәткә һәм туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр, дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итәләр.
Быелгы уку елында Зәй политехника көллиятендә 170 егет һәм кыз һөнәри белем алуга беренче адымнарын ясый. Һөнәр – һәр кешенең иминлеге өчен ышанычлы нигез ул.
Яңа уку елы укучыларга һәм студентларга тирән белем бирсен, мавыктыргыч ачышлар, иҗат шатлыгы китерсен. Әти-әниләргә һәм педагогларга илһам һәм зирәклек, һөнәри һәм иҗади җиңүләр телим, белем юлыннан атлаган балаларыгыз белән горурланырсыз дип ышанам.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев