Авылда иман йорты ачылды
Бүген Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында зур тантана белән иман йорты ачылды.
Керәшеннәр яшәүче әлеге авылда мондый чиркәү җирлек тарихында беренче мәртәбә сафка бастырылган. Авыл халкы бу көнне түземсезлек белән көтеп, ниһаять, изге йортка кереп күңелләре кушкан дини гамәл кыла алды.
Иман йорты авылның калкулык урынында, искиткеч мәһабәт бина булып сафка бастырылган. Биредә литургия, службаларны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ә чиркәү каршында башыру качы урнаштырылган, авыл өстенә моң таратучы өчен өч чаң да бар.
— Ниндидер сәбәпләр белән Сарсаз-Баграж авылында, керәшеннәр генә яшәсә дә, элек — электән чиркәү булмаган. Әлбәттә, без моңа барлык авылдашлар борчылып яшәдек. Ә иман йорты булдыру идеясенең тарихы 2015 елга алып кайта. Аны башлаучы Большаков Семен Иванович. Әтисе Югары Баграж, әнисе Сарсаз-Баграж тумасы. Семен, элекке елларда кулак, дип авылдан куылган карт бабасының нигезен яңадан сатып ала һәм шунда чиркәү торгызырга уйлый, ләкин кызганыч, бу эшләрне башкарырга җитешә алмый, авырып, үлеп китә. Әлеге нигездә таш амбар бу көннәргә кадәр җимерелмичә сакланган иде. Амбар Советлар чорында 1987 елга кадәр авыл халкы өчен кибет булып торды. Әмма соңгы 25-30 ел дәверендә бу бина кулланылышта булмады. Семен үләр алдыннан сеңлесе Зинаида Ивановнага әлеге таш амбар бинаны төзекләндереп, анда чиркәү булдырырга васыять әйтеп калдыра. Зинаида һәм тагын бер сеңлесе Галина аның амәнәтен тормышка ашырырга карар кылалар. Алар финанас ярдәме күрсәтеп таш бинаны заманча төзекләндерттеләр, ә без барлык авыл халкы чиркәүне җиһазландырып, кирәкле булган барлык эчке эшләрне башкарып, өмә ясап җыештырып, әйләнә-тирәне тәртипкә китердек. 41 икона ясаттык. Күрәсез, бердәмлекнең көче зур аның. Аңлашып, бер-берсен санлашып, ярдәмләшеп яшәгән авыл халкына зур рәхмәт, — диде җирлек башлыгы Павел Минеев.
Чиркәү ачу тантанасына Әлмәт шәһәрендә яшәүче Зинаида һәм Галина Ивановналар да кайткан иде. Алар икесе беравыздан туганыбызның хыялы тормышка ашты, аның идеясен күтәреп алган, башлап, оештырып йөргән Павел Николевичка, авыл халкына хөрмәтебез зур, диләр алар.
Иман йортын изгеләндерү чарасында Яшел Үзән районы Васильево чиркәвеннән Олег атакай Баталов һәм Алексеевск чиркәвеннән Павел атакай Чурашов килгән иделәр. Ә иман йортында беренче литургияне Зәй округы благочинные, иерией Вячеслав Федоров башкарды.
Чиркәүне торгызуга аеруча өлеш керткәннәр район башлыгы һәм җирлек башлыклары Рәхмәт хатларына ия булдылар. Җирле керәшен җәмгыяте бүләкләре дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев