Александр Бистәсе мәктәбе укучылары госпитальләргә җибәрү өчен култык таяклары ясыйлар
Алар бу көннәрдә технология укытучысы Нияз Һадиуллин җитәкчелегендә 22 пар култык таягы ясады.
Нияз Һадиуллин мобилизация игълан ителгәч тә, районда беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый башлады. Ул бу эшне туган авылы Карманда да оештырды. Бүгенге көнгә ул укучылары белән бер меңнән артык окоп шәме ясап җибәргән. Шулай ук хәзер укучылар белән госпитальләргә култык таяклары да ясыйлар.
-Култык таяклары ясар өчен каен һәм карама агачларын кулланабыз. Әлеге агачларның безгә керү тарихы да кызыклы. Кәрәкәстә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл биләмәсендә үскән агачларны кисеп-чистарттылар һәм аларны шул авылы егете Рөстәм Фәрхетдинов безгә китерде. «Солдатлардан солдатларга булсын», — диде ул. Ул агачлар тактага ярылды. Бүгенге көндә култык таяклары ясау өчен материаллар җитәрлек, — ди Нияз Нәҗипович.
Ә култык таяклары ясауны алар Михаил Атласов белән киңәшеп башлап җибәргәннәр. Укучылар да бу игелекле эшләрдә бик теләп булышалар. Окоп шәмнәре ясаганда картонны кисеп банкаларга урнаштыралар, аннан тартмаларга тутыру эше дә алар өстендә.
Ә бу күп вакытны ала. Култык таякларын шомартып, биркалар кисеп эләләр. Биркаларда алар бу култык таякларын алучыларга үз теләкләрне дә җиткергәннәр: «Кадерле ватандашлар! Сезнең түземлегегезгә, батырлыгыгызга сокланабыз, чын күңелдән сәламәтләнүегезне һәм вакытлыча авырлыкларны җиңүегезне телибез. Күптән түгел без үзебезнең мәктәп остаханәсендә сезгә хәрәкәт итүне җиңеләтү өчен култык таяклары ясарга өйрәндек. Безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары тарафыннан сезгә яхшы теләкләр юллап һәм җылылык белән эшләнгән бу таяклар Сезгә тизрәк тернәкләнергә ярдәм итәр дип ышанабыз» — дип язылган аларда.
Бер култык таягын ясарга ике сәгатьләп вакыт китә икән. Аларны размерларга туры килсен, уңайлы булсын өчен кыскартыла һәм озайтыла торган итеп ясыйлар.
-Таякларны без күбрәк дәрестән соң ясыйбыз. Укучылар да бик теләп тартылды бу эшкә. Кайберләре тәнәфес вакытында да кереп, окоп шәмнәре өчен картоннар кисәләр. Барыбыз да бер теләктә — егетләребез тизрәк туган якларга исән-сау кайтсыннар иде, — ди Нияз Нәҗипович.
Алар бу юнәлештә эшләүче башка шәһәрләр белән дә тыгыз элемтәдә торалар.
Александр Бистәсе мәктәбендә 55 укучы белем ала. Укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә, Лисичанск шәһәрендәге балаларга хатлар да яза.
-Безнең укучылар хатлар язып, аларны атна саен махсус хәрби операция зонасына, Лисичанск балаларына волонтерлар аша җибәрәбез. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр рәсемнәр ясый. Шулай ук мәктәптә ясалган окоп шәмнәре тартмаларына да хатлар-рәсемнәрне салабыз, -ди мәктәп директоры Резеда Зайцева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев