Әфган җирендәге бәрелешләргә беренчеләрдән кергән ул
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 36 ел тула.
1978 елда Әфганстанда гражданнар сугышы башлана. 1979 елда илдә хәлләр кискен начарая башлагач, Әфган хөкүмәте Советлар Союзыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Советлар Союзы бу карарны кабул итәр алдыннан озак уйлана. Ниһаять, 1978 елда төзелгән дуслык, хезмәттәшлек турында килешүгә нигезләнеп, 1979 елның 25 декабрендә совет гаскәрләре Әфганстан территориясенә кертелә башлый.
Аксар авылыннан Рәфкать Хәбибуллин 1979 елның 19 октябрендә Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Башта бер ай Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә хезмәт итә. Ә инде бер айдан — 28 декабрьдә беренчеләрдән булып аларны әфган җиренә кертәләр.
Үлем белән күзгә-күз очрашып та исән калган, туган илгә әйләнеп кайткан солдатларның күбесе сугыш турыда артык җәелеп сөйләргә яратмыйлар. Ике ел хәрби тормышында үзәк өзгеч вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә Рәфкатькә.
«Иң авыры — бергә хезмәт иткән дусларны күз алдында югалту. Алар — хәтеремнең мәңгелек ярасы. Бик күп егетләр калды анда. Иң беренче кергән көнне үк Мәскәүдән булган игезәкләрнең берсе һәлак булды », — дип хатирәләрен яңарта ул.
Күз алдына китерегез, 18 яшьлек егетләрне мәдәнияте, климаты башка булган дәүләткә җибәрәләр. Дошманнар арасында һәм колоннада ничек тә булса исән калырга тырышырга кирәк, миналар, пулялар сызгырып торганда бу бер әкият кебек.
Чит Әфган җирендә Рәфкать якташлары — Аксар егетләре Расыйх Сибгатуллин, Нәкыйп Хәбибуллин, Югары Пәнәче егете Альберт Шакировны очрата. Әлеге егетләр дә хәрби хезмәтне Әфганстанда үтә, алар Рәфкатьтән бер ел соңрак бирегә эләгәләр.
«Бу очрашудагы хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып кына бирерлек түгел. Сөйләшеп туеп булмады», — ди искә ала ул.
Уллары кайнар ноктада хезмәт иткән әти-әниләр нинди йөрәк, нинди хисләр белән яшәделәр икән... Газиз кешеләрен борчымас өчен Рәфкать үзенең Әфганстанга эләгүе турында башта хәбәр итми. Аннан инде әти-әнисе улларының Әфганстанда хезмәт итүе турында белеп ала. Ул вакытта хәзерге кебек телефоннардан сөйләшү юк. Бар хәбәрләшү бары тик хат аша. Ул андагы вакыйгаларны тәфсилләп язмый. Әти-әнисен борчыйсы, аларның йөрәген яралыйсы килми аның.
Ул чагында әфган сугышы турында кычкырып сөйләмиләр иде әле. Радио, телевизорлар да тиз генә «дәшмәде». Ә инде бу хакта хәбәр бирә башлагач улларының Әфганстанга эләгүен белгән әти-әни телевизордан яңалыклар карый торган була, бәлки улыбызны да күрсәтерләр дип өметләнәләр.
Хәбибуллиннар гаиләсендә 7 бала үсә: 5 малай, 2 кыз. Улларының барысы да Ватан алдында хәрби бурычын үти.
— Мин Германиядә хезмәт иттем, Рәфкать — Әфганстанда десант гаскәрләрендә. Армиядә чакта хат алыша идек аның белән. Чын сугышны күргән кеше ул, — ди дусты Марат Мингалин.
Рәфкать Нәҗип улының демобилизацияләнүенә 44 елдан артык вакыт узган. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да аның күз алдында таш-кыялар арасында башларын салган хезмәттәшләре, ул көннәр җанын тетрәндерә.
Аның күкрәген хәрби хезмәтен үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән медальләр бизи. «Игелекле әфган халкыннан», дип исемләнгән медаль — зәйлеләрдән беренче булып Әфган чигенә аяк баскан Рәфкать Хәбибуллин өчен бик тә кадерле. Шунысын да әйтергә кирәк, Рәфкатьнең сеңлесенең улы Илназ Мингалин да — Ватан сагында кыю торучылар нәселен дәвам итүче. Ул ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый: махсус хәрби операциягә контракт төзеп китә. Кызганыч, яшь егет хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.
“Бу еллар мәңгегә хәтердә калды. Аларны юкка чыгару һәм оныту мөмкин түгел. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең зур Җиңү белән исән-сау кайтуларын телим. Бу егетләр бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеген саклый, алар лаеклы алмашчылар. Без үзебезне зур горурлык белән россиялеләр дип атыйбыз. Ватаныбыз безнең бер генә, ул – Россия. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның барысын да бүгенге көн белән котлыйм”, - ди әфган сугышы ветераны Рәфкать Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев