2025 ел Россиядә, Татарстанда һәм Зәй районында нинди шигарь астында узачак?
Киләсе ел халыкны нацизмга каршы тагын да ныграк берләштерәчәк.
Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең тарихи әһәмиятен исәпкә алып, патриотизм һәм бердәмлекне формалаштыру, гражданнарның социаль-актив позициясен үстерү, мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне саклау, яшь буында батырлык тәрбияләү максатында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов 2025 елны муниципаль районда Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан иткән иде. Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә 2025 елны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы дип кенә түгел, ә нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев