15 май — Халыкара гаилә көне
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Без туганнан алып әни һәм әти, әбиләр һәм бабайлар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр янәшәсендә яшибез. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә исән-сау булып, сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын. Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев