Зәйнең Мирный бистәсендә «Караңгыда күренеп тор» акциясе үтте
19 ноябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре «Караңгыда күренеп тор» дигән юл хәрәкәте иминлеге буенча акция оештырдылар.
Акцияне оештыручылар бистә урамнарына чыгып, халыкка яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараттылар, юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймаска чакырдылар.
Балаларга юл аша чыкканда, хәтта җәяүлеләр кичүендә дә, як-ягыңа карарга, машинаны сине үткәреп җибәрүенә инанырга кирәк, дип аңлаттылар.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев