Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган
“Аңа карата административ эш кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
26 август – 1 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 102 хәбәр һәм гариза кергән. Аның 1ешәре – террорчылык акты турында ялган хәбәр, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, наркотик матдәләрне законсыз төстә саклау, 3се – мошенниклык очрагы.
Бу чорда шәһәр-районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган. “Аңа карата административ эш кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев