Зәйдә машина йөртүчеләрне тикшерделәр
12 декабрьдә Зәй юлында чираттагы “Тоннель” операциясе үтте.
Билгеле бер вакыт эчендә инспекторлар транспорт чараларын туктатып тикшерде. Нәтиҗәдә 5 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. 3 очракта куркынычсызлык каешларын эләктермәүләре ачыкланды. 1 автомобиль техник яктан төзек булмаган килеш юлга чыккан. Тагын бер шоферның машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утыруы ачыклана. Әлеге очракларда ике транспорт чарасы да махсус стоянкага куела. Аларның барысына да штрафлар салынды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәп йөрергә кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев