Зәйдә каршы як полосага чыгучы шоферларны тикшерәләр
18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстан буенча «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара.
Зәйдә машина йөртүчеләрне тикшерәләр. Күңелсез хәлләрне кисәтү максатынннан 18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстан буенча «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара.
Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы — ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр. Ел башыннан районда каршы як полосага чыгып узып киткән 100 дән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
- Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Икенче тапкыр кагыйдәне бозсан 1 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный,– дип искәртә ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев