Зәйдә юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге җитәкчесе Рамил Гарифуллин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов белән Зәй политехник көллияте студентлары аварияләрдән соң урнаштырылган махсус стоянкада булдылар. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре турында күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Эксурсиядә булганнан соң, студентлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, тизлекне арттырмыйча йөрергә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев