Зәйдә юл һәлакәте корбаннары көне уңаеннан чара узды
Ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Быел әлеге дата 18 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан районда төрле профилатик чаралар, әңгәмәләр оештырыла.
«Кояшкай» балалар бакчасының яшь инспектор ярдәмчеләре дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә " Без һәлакәтләрсез тормыш өчен" акциясе уздырды. Балалар машина йөртүчеләргә имин юллар теләп, кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәр бүләк иттелләр.
Ак күгәрчен-акция символы, ул үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын сакларга кирәклеген искә төшерә. Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз!
фотолар «Юл хәрәкәте куркычсызлыгы» ДБУнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев