Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында чаралар дәвам итә

Чираттагы шундый профилактик акция “Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән узды.

Сабыйлар тәрбиячеләре белән бергәләп юлларда килеп чыгу куркынычы булган төрле ситуацияләрне карадылар, андый хәлләргә юлыкмас өчен мөһим булган кагыйдәләрне хәтердә яңарттылар. Шулай ук, машина салонында утырып йөргәндә махсус креслода куркынычсызлык каешларын эләктерергә, җәяү йөргәндә  яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында онытмаска, юл аркылы чыкканда әти-әниләр белән җитәкләшеп хәрәкәт итәргә кирәклеген кабатладылар.  

Фотолар район автоинспекциясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев