Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә автоледилар лаләләр алдылар

Бүген Зәйнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, «Юл куркынычсызлыгы фонды» район филиалы һәм 4нче мәктәп укучылары, «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь юл инспекторлары катнашында шәһәр урамнарына автоледиларны 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләргә чыктылар. Бертөркем гүзәл затлар лалә чәчкәләре алды.

— Бүген 6 мартта яшь юл инспекторлары көне билгеләп үтелә. Без аның кысаларында автоледиларны тәбрикләп, аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне искәртүче буклетлар тарату акциясе оештырдык. Максатыбыз машина руле артында утыручы гүзәл затларга күңелле сюрприз белән беррәттән юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерү. Ә балаларыбызны бу акциягә кушу шулай ук, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген ассызыклау белән бәйле, — ди чараны оештыручы Вадим Иванов.

4нче мәктәпнең яшь юл йөрү инспекторлары белән бергә әлеге белем йортының әтиләр советы әгъзалары да мөһим акциядә катнаштылар. Артур Исламов мәсәлән, актив әтиләрнең берсе. «Улым Эрикның яшь юл инспекторы отрядында булуына мин бик шат, чөнки беренчедән бала юл кагыйдәләрен үтәү турында даими белеп торса, икенчедән башкаларны да үз артыннан ияртергә өйрәнеп үсә. Ул бит киләчәктә үзе машина руле артына утырырга тиешле кеше. Ә махсус акциядә катнашу әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булуны гадәткә кертергә ярдәм итә», — дип елмая әти кеше.

Лалә чәчкәләрен исә беренчеләрдән булып Гелена белән Рәйсә ханымнар кабул итте. Алар мондый матур сюрприздан канәгать булуларын белдерделәр. Гелена 20, Рәйсә 14 ел дәвамында руль артында йөриләр икән инде. Алар мондый чараларның юл кагыйдәләренә тагын бер кат игътибарлы булырга кирәклеген искәртүен әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев