Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә “Әти-әниләр патруле” үз эшен дәвам итә

Зәй мәктәпләрендә көзге каникуллар алдыннан балаларның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ата-аналар патрульләре башланды.

Бүген  2нче мәктәп һәм татар гимназиясе укучыларының әти-әниләре юлларда балалар иминлеге сагына бастылар.

Укучылар  юлларны  аркылы чыгып мәктәпкә баралар, өйләренә кайталар. Кызганычка каршы, статистика балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының  күп булуын күрсәтә. Ата-аналар патрульләре мәктәпләр янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын контрольдә тотарга, балаларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен, ә машина йөртүчеләрнең тизлек режимын һәм юл билгеләренең төгәл  үтәвен күзәтергә ярдәм итә.

Ата-аналар патруле вакытында ирекле ата-аналар дәресләр тәмамланганнан соң, мәктәп янында кизү тордылар һәм балаларга юлны үтәргә булыштылар, яктылыкны  кире кайтаручы элементларны куллану кирәклеген искәрттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлаттылар.

Чарада ЮИД агитбригадасы, дәүләт автоинспекторлары, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Зәй бүлекчәсе башлыгы һәм муниципаль хезмәткәр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев