Зәй укучыларын “Куркынычсыз юллар” олимпиадасында катнашырга чакыралар
24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр “Куркынычсыз юллар” онлайн-олимпиадасы үткәрелә.
Бишенче тапкыр оештырылучы бу бәйге “Куркынычсыз, сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Ул I-IX сыйныф укучылары арасында юл кагыйдәләрен белү грамоталылыгын арттыру, хәрәкәт күп булган урыннарда куркынычсыз йөрүгә күнегү максатын күздә тота.
Олимпиадада катнашу түләүсез, ул Учи.ру. мәгариф платформасында үткәрелә. Моның өчен әлеге платформада теркәлеп, үз шәхси кабинетың аша олимпиада битенә керергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат әлеге ссылка буенча: по ссылке https://cloud.nationalpriority.ru/sh/XRn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев