Зәй инспекторлары җәяүлеләрне тикшерә
28 ноябрьдән Татарстанда, шул исәптән Зәйдә «Җәяүле» профилактик чарасы башланды.
28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр Зәй Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Җәяүле” профилактик чарасы үткәрә. Әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан уздырыла. Аеруча тиешле булмаган урында яки светофорның тыючы сигналына юлны чыгу игътибарга алыначак. Операция барышында җәяүлеләр генә түгел, аларга юл бирмәүче машина йөртүчеләрне дә тикшерәчәкләр. Ел башыннан Татарстан юлларында 804 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлде. Шуның 58ендә кеше гомере өзелгән, 786 сы төрле җәрәхәтләр алган.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр юл өлешен җәяүлеләр кичүләре, шул исәптән җир өсте һәм җир асты кичүләре буенча үтәргә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ җаваплылык каралган (РФ КоАП 12.29 маддәсенең 1 өлеше).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев