Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Зәй автоинспекторлары пассажир балаларны тикшерә

Татарстан юлларында » Бала — төп пассажир» акциясе уза.

Агымдагы елда республика буенча пассажир балалар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган, 86сы җәрәхәтләнгән. 

Бәхетсезлек очраклары, гадәттә, тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. 12 яшькәчә булган балаларны — җиңел автомобильнең алгы утыргычында, ә 7 яшькәчә баланы арткы утыргычта йөртү гәүдә авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен махсус саклану җайланмаларын кулланып башкарылганда гына рөхсәт ителә. 

12 яшькә кадәрге бала автомобильнең арткы утыргычына да махсус җайланма белән утырырга тиеш. 

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен  өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәү кирәклеге турында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев