Зәй автоинспекторлары «Көзге каникуллар» профилактик чарасына керешә
21 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Зәй районында да балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, профилактикалау кысаларында киң масштаблы «Көзге каникуллар» акциясе үткәрелә.
Әлеге чара ял вакытында балаларның юлларда имин йөрүгә игътибарын киметмәү максатында оештырыла.
Агымдагы елның 9 ае эчендә республика юлларында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала үлгән, 352се яраланган. Зәй районында бу арада килеп чыккан ике авариядә 3 бала тән җәрәхәтләре алганнар.
Аеруча юлларда машина салонында пассажир буларак утырып йөрүче балигъ булмаганнарның зыян күрү очраклары еш теркәлә. Бу исә өлкәннәрнең бала иминлегенә ваемсыз карау нәтиҗәсе. Ел башыннан республикада пассажирлар булган өч бала һәлак булган. Әлеге хәлләрнең кискен булуын күздә тотып, хәзер балалар күп була торган урыннарда, балигъ булмаганнарны машина салонына утыртып йөртү кагыйдәсен ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерү максатында юл иминлеге сагы инспекторлары рейдларга чыга.
«Безнең инспекторлар машина йөртүчеләрнең салонда баланы ничек утыртып йөрүләрен дә, шул ук вакытта, кечкенә җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу кагыйдәләрен ничек үтәүләрен дә караячак. Көзге каникуллар чорында бу уңайдан профилактик чаралар да уздырылаак. Анда полиция хезмәткәрләре яшь юл инспекторлары отряды әгъзасы булган балаларның үзләре һәм әти-әниләр, педагоглар катнашында юл аркылы чыгу урыннарын күзәтәчәкләр, ничек дөрес юл йөрүне үз үрнәкләрендә күрсәтәчәкләр. „Ата-ана патруле“, „Әтиләр патруле“ инициатив төркемнәре, „Беренчеләр хәрәкәте“ иҗтимагый оешмасы әгъзалары юл иминлеген кайгырту чараларында катнаша. Шунысы да бар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән балигъ булмаганнарга беркетмә төзелеп, алар укучы укый торган мәктәпкә юллана. Бу үз гомерен куркыныч астына куючы бала белән алга таба нәтиҗәле, индувидуаль профилактика үткәрү максатын күздә тота», — ди район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин.
Каникуллар алдыннан мәгариф учреждениеләрендә полиция хезмәткәрләре укучылар һәм әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр дә оештыра. Тематик лекцияләр автотранспорт чараларында һәм башка оешмаларда да үтәчәк.
Хәзер һәр көн саен тәүлекнең якты вакыты кими бара, шулай ук һава торышы шартлары да үзгәрүчән, ә бу юлдагы хәлләрне катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең аеруча игътибарлы булуларын сорый, ә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев