Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Укучыларга юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

Юл иминлеген саклауны пропагандалау максатында Зәй районы мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» көне уңаеннан чаралар оештырыла.

Шундый профилактик дәрес 26 ноябрьдә Зәй районының Сарсаз — Баграж авылы мәктәбендә дә оештырылды.

Анда балалар белән әңгәмәне «Юл куркынычсызлыгы» фонды Зәй районы бүлеге башлыгы Вадим Иванов үткәрде. Ә укучылар үз чиратларында яктылыкны кире кайтаручы элементларның әһәмияте турында үзләре әзерләгән видеоролик күрсәттеләр. Чара мәктәп автобусында йөрү тәртибе турындагы инструктаж белән тәмамланды.

«Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»  көне уңаеннан чаралар Яңа Спас һәм Бигеш авылы мәктәпләрендә дә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев