«Уймак кыз» балалар бакчасында юл куркынычсызлыгы декадасы бара
Чаралар юлларда балаларның иминлеген кайгырту максатыннан оештырыла.
Аның кысаларында иминлекне арттыруга юнәлдерелгән чаралар оештырылды. Тәрбияче Ксения Белова җитәкчелегендә «Кечкенә светофор» яшь инспектор ярдәмчеләре командасы белән иртәдән үк рейд башланды. Бакчага килүче балаларның киемнәрендә, рюкзакларында яктылыкны кире кайтаручы элементларның булу-булмавын тикшерделәр. Тагын бер тапкыр әти-әниләргә фликерларның мөһим әйбер булуын исләренә төшерделәр.
фотолар балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев